Алсу Хәбибуллинаның кызы кияүгә чыккан - фото-видеолар
Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның кызы кияүгә чыккан. Яшьләр әле күптән түгел генә никахлашкан иде. «Интертат» бу турыда язды. Инде Надир белән Эльвина гөрләтеп туйларын да уздырып җибәргән. Мәҗлеснең фото-видеоларын Алсу Хәбибуллина социаль челтәрләрдә күрсәтте.
Фото: © Алсу Хәбибуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Бәхетле булыгыз! Бәхетегез гомерлек булсын», – дигән ул кызы белән киявенә.
Социаль челтәрдә утыручылар да яшьләргә берсеннән-берсе матур теләкләр язып калдырган.