Алсу Фазлыева ябыккач төшкән фотосын күрсәткән
Җырчы Алсу Фазлыева виртуаль дусларына ябыгуы, киемнәрен тарайтып тегәргә тегүчегә бирүе, ә аның ябык Алсуны күреп шаккатуы турында күптән түгел сөйләгән иде.
Алсу спорт белән шөгыльләнмәве, ә дөрес туклану ярдәсендә ябыгуы турында да әйткән иде. Менә озак көттермичә, җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә ябыккач иөшкән фотосын куйды. Бөтен буй сыны күренгән әлеге сурәттә Алсу билләнеп торган «молочный» төстәге күлмәктән. Фото астына ул тыйнак кына итеп: «Исәнмесез», – дип язган.
«Матур», «Чибәр ханым», «Курчак», «18 яшьлек кызлар кебек. Афәрин», «Төз», – дип җылы эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар җырчыга виртуаль дуслары.
«Киенә белми», «На вкус и цвет товарищей нет», сайлаган ун образының икесе килешә», – дигән фикер язучылар да булган.
Йә, ничек сезгә, Алсу нык үзгәргәнме?
Фото: Алсу Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан