Добавить новость

Җырчы Алсу балаларын «гадәти ярлы авыл»ына алып кайткан

Intertat.ru
147

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Алсу 3 баласы белән әтисенең туган ягы – Башкортстанның Уяндык авылына кайткан. Ул авыл урамнарында йөргән, чиркәүдә булган, балалары белән фотога төшкән.

«Көч алу урыны. Биредә минем әтием туган, монда минем балачагым узды, бу изге урында минем әби-бабам, якын туганнарым җирләнгән.

Күп еллардан соң, без Сафина, Микелла һәм Рафаэль белән бирегә кайттык. Балалар шаккатты, без барыбыз да бәхет энергиясе алган кебек булдык.

Уяндык минем балачагымда бөтенләй башкача иде. Гадәти ярлы авыл. Әти күрше Андреевка авылында (5 яшьтән урман аша һәр көнне 5 км юл үтеп) мәктәпне тәмамлаган. 15 яшьтә бер капчык бәрәңге белән Уфага нефть институтына укырга керергә киткән.

Ул үз вәгъдәсен үтәде һәм, мөмкинлеге барлыкка килү белән, биредә мәчет төзетте. Ул әбием Хәлидә исемен йөртә. Юлларга асфальт җәйдертте, кешеләргә кирпеч йортлар төзергә ярдәм итте, эш урыннары булдырды, Андреевка авылында чиркәүне һәм хастаханәне төзекләндерде, матур мәктәп төзетте.

Биредә яшәүчеләрнең рәхмәтен һәм мәхәббәтен мин, минем туганнарым, балаларым әле дә тоя.

Синең тамырларың, туган җирең – бу бик мөһим, әмма аны вакыт узгач кына аңлыйсың, ахры», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.

«Әтиегез белән горурланам. Туган ягыңны онытмау бик мөһим», «Матур язгансыз!. Әтиегез – чын ир-ат, аңа ныклы сәламәтлек, көч-куәт телим», «Эх, авыл. Анда кайтуыгыз яхшы булган», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Фото: © Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях




Здоровье в России и мире

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Джаз

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.