Добавить новость

Җырчы Алсу: «Әтием кешеләргә авылда кирпеч йортлар төзергә ярдәм итте»

Intertat.ru
48

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Алсу әтисе Ралиф Сафинның туган ягы – Башкортстанның Уяндык авылына кызлары Микелла һәм Сафина, әнисе Разия Сафина белән кунакка кайткан. Бу хакта җырчы социаль челтәрдә яза.

– Башкортстан, Уяндык авылы. Көч урыны. Монда минем әтием туган, монда минем балачагым үтте, бу изге җирдә минем әби-бабам, якын туганнарым җирләнгән.

Күп еллар үткәч беренче тапкыр без монда Сафина, Микелла һәм Рафаэль белән кайттык. Балалар бик шатландылар.

Минем балачагымда Уяндык авылы бөтенләй башка иде. Гади ярлы авыл. Әти күрше Андреевка авылында мәктәпне 15 яшендә тәмамлаган (ул анда 5 яшеннән урман аша көн саен 5 чакрым җәяү йөргән) һәм бер капчык бәрәңге белән Уфага – нефть институтына укырга керергә киткән. Күп еллар үтеп, ул вәгъдәсен үтәде: мөмкинлек тугач, биредә «Халидә» мәчетен төзеде (ул минем әбиемнең исеме белән аталган), юлга асфальт салдырды, кешеләргә кирпеч йортлар төзергә ярдәм итте, эш урыннары булдырды, Андреевкада чиркәүне торгызды, зур матур мәктәп төзеттерде (иске мәктәп урынына), хастаханәне реставрацияләде... Җирле халыкның рәхмәтен һәм мәхәббәтен мин, абыйларым, туганнарым, балаларым һаман да тоябыз.

Тамырларың, туган җирең – барысы да бик мөһим, син аны вакыт узгач кына аңлыйсың, мөгаен, – дип язган Алсу.

«Ралиф абыйга рәхмәт, молодец кеше!», «уңышка ирешкән һәр кеше сезнең әтиегез кебек гамәлләр кылса, илебез күпкә көчлерәк, баерак булыр иде», «Алсу бик оялып язган. Чыннан да, Ралиф абый үзенең туган авылы өчен бик күп көч түкте, авылда җәен дә, кышын да бик матур», «әтиегез һәм гаиләгез өчен хөрмәт һәм ихтирам, барыгыз да матурлар!», «әтиегез шундый молодец, чын герой!» – дип язганнар комментарийларда.

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях




Музыкальные новости

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.