Добавить новость

Алсу Фазлыеваны ире күп акча эшли торган хатын-кыз гаҗәпкә калдырган

Intertat.ru
107

Җырчы Алсу Фазлыева – челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистларның берсе. Инде шактый еллар ул әйләнә-тирәдәгеләрен, виртуаль дусларын билгеле бер челтәрле бизнеска теркәлеп, акча эшләргә чакыра. Хатын-кызларны ирләренә дә ышанмаска, алардан бәйсез булып яшәргә өйрәнергә өнди. Алсуның социаль челтәрдәге соңгы посты да шул хакта.

Кичә миңа бер хатын-кыз язган иде… Ул бары тик үзе өчен генә теркәлергә теләве, башкаларга бөтенләй сата белмәве һәм, гомумән, ире күп акча эшләве турында язды... Мондый сүзләрдән соң миндә – пауза...

Шулай диючеләр өчен мин шат кына, билгеле. Ләкин без иртәгәсе көнне нәрсә буласын белмибез бит, иртәгә безне ни көтә?! Теләсә нәрсә булырга мөмкин: ирең эшсез калырга, чирләп китәргә, гомумән, мөнәсәбәтләрегез үзгәрергә. Бу – тормыш!

Хатын-кыз нинди дә булса эш, хобби белән мавыга икән, өйдә – тынычлык, комфорт. Чөнки ул үзен кызыксындырган эш эшли, шул ук вакытта керем дә ала. Иренә өметләнеп утырмый. Гомумән, ирләренең җилкәләрендә утырган хатын-кызларны бөтенләй аңламыйм! Ир-атларга да булышырга кирәк, дип саныйм. Алар да тынычрак булсын өчен. Гадәти көндәлек тормышта бу турыда уйланылмый, берәр нәрсә килеп чыкса гына шул. Ә бит соң булуы да бар.

Әз-әзләп эшләргә кирәк. Бизнеста да нәкъ менә лидер булырга димәгән. Әкрен-әкрен генә тәҗрибә тупларга, күнекмәләр өйрәнергә, шул ук вакытта, матуррак, яшьрәк күренә башларга мөмкин. Иң мөһиме – өйдә барысы да тыныч. Минем дә ирем акчаны яхшы эшли. Ләкин миңа үземә эшләргә, күңелмә якын хобби белән мавыгырга ошый. Үземне кирәк булып тою ошый.

Хәзер миңа: «Алдан юрама», – дип язарга мөмкиннәр. Юк, бу – гадәти киңәш, ярдәм! Киләсе көнгә ышанычлы булу бик мөһим, шулай бит, кызлар? – дип язган Алсу шәхси аккаунтында.

Ә сез җырчы фикере белән килешәсезме?

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях




Музыкальные новости

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Джаз

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.