Добавить новость

Алсу Сөнгатуллина улы хезмәт итә торган махсус операциядәге часть турында хәбәр җиткергән

Intertat.ru
186

Махсус операциядә җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы да хезмәт итә торган часть әти-әниләре һәм якыннары Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыккан. Әлеге мөрәҗәгатьне үзенең сәхифәсенә «Фәридә – Алсу» дуэты солисты, җырчы Алсу Сөнгатуллина һәм аның бик күп сәхнәдәшләре урнаштырды.

Якыннары әйтүенчә, егетләр инде икенче ел Сватово юнәлешендә хезмәт итәләр.

«Бүгенге көндә безнең батальонның төп өлеше штурмда, калганнары да шушы көннәрдә китәчәк. Югалтулар бик күп, һәр көн саен яраланучылар һәм һәлак булучылар турында хәбәр килеп тора. Алар илне саклау бурычыннан баш тартмый. Тик мобилизацияләнгәннәр алгы сызыкта түгел, оборонада булырга тиеш», – дип сөйли һәм үзләренең мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмас, дип ышана әти-әниләр.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә әлеге батальон өчен гуманитар ярдәм дә җыйдылар. Бүген ярдәм машинасы егетләр янына юлга кузгалган.

Сәхнәдәш дуслары да Алсу Сөнгатуллина һәм аны улы Айрат өчен борчыла. «Фәридә – Алсу» дуэтының солисты Фәридә Ибраһимова Алсу Сөнгатуллина турында:

«Алсуыбызның нервларына шаккатам. Соңгы арада язмыш аны бик нык сыный. Ул көчле, кешелекле, үзенең борчуларын беркайчан да кешегә күрсәтми. Әтисенең бик авыр китүе, кечкенә улының мәктәптәге атышта яраланып, могҗиза белән генә исән калуы, ә хәзер – өлкән улы алгы сызыкта. Ходай сакласын аны. Шушы вакыт эчендә Алсу беркайчан, бернәрсә куймады. Ул ярдәм сорый икән, димәк, инде эшләр чыннан да бик начар, дигән сүз. Тизрәк бетсен иде бу афәт, егетләр, ирләр исән-сау кайтсыннар», – дип язган.

  • Җырчы Алсу Сөнгатуллина улын махсус операциягә озаткан
  • Алсу Сөнгатуллина махсус операциядәге улы турында: «Күрмәгәннәрен күрәләр балакайларым»

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях




Спорт в России и мире

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Джаз

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.