Добавить новость

Алсу Абульханова өченче тапкыр әни булачак? – фото

Intertat.ru
67

«Интертат»ка җырчы Алсу Абульханованың бер фотосы килеп эләкте. Аңа карап, шактый матур булып түгәрәкләнеп килгән җырчыны өченче тапкыр әни булырга җыена дип уйларга һәм, бәлки, котларга да мөмкиндер. Алсу фотоны диңгез буенда ял иткән вакытта ясаган.

Алсу Абульханова тормыш иптәше Радик белән Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияли. Олы уллары Әмир узган ел Мәскәүгә ГИТИСКА укырга керде, төпчек уллары Солтанга – 11 яшь. Пар, бәлки, уллары үсеп беткәч, үзләрен тагын бер бәби белән сөендерергә булгандыр? Алсу Абульханова матбугатта чыккан бер әңгәмәсендә дә: «Икенчене алып кайткач, өченче баланы да алып кайтасым килә башлады. Безгә дә кыз кирәк бит инде! Планда – әле тагын ишәю», – дип, үзенең кыз бала сөю теләге хакында сөйләгән булган.

Шунысын да искәртергә кирәк, Алсу Абульханова ире Радик белән инде 20 ел бергә гомер кичерә. Бер темага комментарий сорап шалтыратканда, Алсу безгә бу матур вакыйганы зурлап чит илдә уздырырга җыенуларын да әйтеп үткән иде.

«Бергә яши башлавыбызга 10 ел тулуны без бик матур итеп бәйрәм иттек. Ап-ак киемнәр киенеп, лимузиннар яллап, анда барлык дусларыбызны чакырып, шәһәр буйлап йөрдек. Аннан бер зур паркта фотосессия ясадык. Ә быел без бу датаны гаилә белән чит илдә, берәр теплоход алып уздырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме – исән-сау булуыбыз кирәк. Иртәгә нәрсә булачагын да белми торган заманда яшибез. Шуңа да соңгы вакытта, ничектер, барлык эшләрне дә «Алла бирсә» дип кенә планлаштырырга тырышабыз», – дигән иде җырчы.

Редакциядән: Алсу үзенең фамилиясен һәрвакытта да Әбелханова түгел, Абульханова дип язуларын сорый. «Мин бу турыда һәрвакыт әйтеп торам. Инде телевидениедә дә фамилиямне шулай язалар, башка матбугат чараларында да. Чөнки бу безнең элек-электән, бабайлардан килгән фамилия», – дип сөйли җырчы.

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях




Музыкальные новости

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Джаз

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.