Алсу Әбелханова мактаулы исем алган
108
Татар эстрадасының популяр җырчысы Алсу Әбелханова Татарстанның халык артисты булды. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына мактаулы исем өчен рәхмәт», – дип язган җырчы.
Артистны сәхнәдәш дуслары да котлаган. «Син бу исемгә лаек», - дип яза алар.