Яшь җырчы Алсу Мансурова: «Этно» темасы трендка әйләнде, иң мөһиме – «кринж» ясамаска»
Алсу Мансурова 2000 елның 20 мартында Әлмәт районы Миңлебай авылында туа. Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә белем ала, мәктәпне тәмамлагач, КФУга журналистика юнәлешенә керә. Бүгенге көндә КФУда магистратурада «Телевидение» юнәлешендә читтән торып укый һәм «Идел» журналында эшли.
«Мин үземне белгәннән бирле сәхнәдә дип хәтерлим».
Фото: © Алсу Мансурованың шәхси архивыннан
Сәхнәгә тәүге адымнарыңны ничә яшьтә ясадың?
Мин үземне белгәннән бирле сәхнәдә дип хәтерлим. Беренче тапкыр сәхнәгә шәрык биюе белән 4 яшьтә чыктым. Ул вакытта «Клон» сериалы бик популяр иде, шуның белән «шашып» бии идем мин бу биюне, әни миңа костюм да тегеп биргән иде әле. Тик бу «провальный» номер булып чыкты, чөнки, биегәндә, минем костюмымның чалбары озынрак булганмы, ул аягыма эләгеп калды да, мин җиренә җиткереп бии алмый калдым... Шушы бию белән мин сәхнәгә килеп кердем, ә 7 яшьтә әти белән әни мине музыка мәктәбенә бирделәр. Авылдан булсам да, шәһәргә барып йөрү мөмкинлеге бар иде, шуңа моны кулдан ычкындырмадык, һәм мин Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясенә укырга кердем. Шушы мәктәпнең бинасында ук музыка мәктәбе дә бар иде. Иң беренче мин скрипка яки фортепиано классына керермен дип уйлаган идем. Музыка мәктәбенә укырга керү өчен эчке имтихан тапшырырга кирәк булып чыкты, мине җырлатып та карадылар. Аннары әтигә: «Сезнең кызыгыз яхшы җырлый бит, ник сез аны скрипкага җибәрәсез?» – диделәр. Шулай итеп, мине вокалга бирергә булдылар. Дөресен генә әйткәндә, мин шундый «бәхетсез» идем ул вакытта, тик, тора-бара, җыр минем тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде.
Нигә Алсу Мансурова буларак җырламыйсың?
Мин тәхәллүсем турында бик озак уйладым. Исемемне бик яратам, шуңа «Al Su» буларак калырга булдым инде.
Иң беренче башкарган җырыңны хәтерлисеңме?
Хәтерләмим дә. Балалар бакчасыннан ук җырлагач, бәлки, әни турында булгандыр инде ул җыр.
Гаиләңдә җырлаучылар бармы?
Әйе, әни ягыннан туганнар да – абый да, бабай да иҗатка тартылган: кемдер рәсем ясаган, кемдер җырлаган, кемдер баянда уйнаган. Әнием белеме буенча тәрбияче булса да, язмыш җилләре аны мәктәптә дә, балалар бакчасында да җыр дәресләрен укытырга китергән. Миңа җырлау сәләте әниемнән күчкән, дип әйтә алам.
Алайса, әти-әниең синең җырларны яратып тыңлыйлардыр? Киңәшләр бирәләрме?
Әлбәттә, тыңлыйлар. Алай киңәшләр бирәләр дип әйтә алмыйм, чөнки мине әни мөстәкыйль булырга өйрәтеп үстерде. Мин – Казанда, ул Әлмәттә булгач, бер-беребезгә әллә ни йогынты ясап булмады. Тик минем җырларны тыңлагач, әни барыбер үз фикерләрен әйтә инде ул, концертлардагы чыгышларымнан соң да хис-кичерешләре белән уртаклаша.
Al Su «Буран» җыры
«Мин үзем дә җырлау сәләтем бар икәнне беләм»
Иҗатыңа карата кемнән дә булса тәнкыйть сүзләре ишеткәнең бармы?
Олылардан «тавышың матур, тик җырларың гына килешеп бетми шул» дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Ә болай кистереп, «моңың юк, җырлама» дигәннәре юк. Мин үзем дә җырлау сәләтем бар икәнне беләм.
Җырларыңны үзең язасыңмы?
Минем җырларымның сүз авторлары күбесенчә шагыйрәләр: мисал өчен, беренче «Телгәләү» җырымның сүз авторы – Гүзәл Закирова, шулай ук Миләүшә Гафурова, Алинә Хәбибуллина һәм башкаларның шигырьләренә көйләр язып, җырлар иҗат итәм. Соңгы арада альбом җыя башладым. Бу альбомда үземнең сүзләремә язылган җырлар булачак, чөнки шигырьләргә үземнең тормышымда булган әйберләрне, хис-кичерешләремне саласым килә. Минем шигырь язуга осталыгым әллә ни юк, шуңа бу өлкәдә осталыгы булган кешеләргә язмаларымны камилләштереп бетерергә бирәм. Аранжировкаларны мин Марат Шәяхмәтов белән эшлим, ул – «Gauga» төркеменең гитаристы.
«Соңгы арада альбом җыя башладым. Бу альбомда үземнең сүзләремә язылган җырлар булачак».
Фото: © Алсу Мансурованың шәхси архивыннан
Җырларыңа сүзләрне нинди критерийлар буенча сайлап аласың?
Җырларымның ничек дөньяга килүен сөйләп китәм. Мин, гомумән «илһам килү»гә ышанмыйм. Минемчә, профессиональ музыкантлар илһам килгәнне көтеп утырмыйлар, алар утыра да яза. Музыкага эшкә караган кебек карарга кирәк, чөнки син никадәр күбрәк эшлисең – шулкадәр яхшырак. Ә мин үзем ниндидер «ялкау» музыкант, илһам килгәнне көтеп утырам. Казанда үземнең уен коралларым бар, авылда фортепианом бар. Болай үзем ешрак синтезаторда уйныйм. Көйләп утырам, моны диктофонга яздыра барам. Кул астымда гына шигырь җыентыклары бар, күңелемә охшаган берәрсен сайлап алам да шуларны көйгә салып карыйм. Туры килмәсә, шулай калдырам гына. Диктофонымда яздырылган көйләр бик күп. Төнлә йокы аралаш язылган җырлар иртәнгә алай ук ошамый. Шуңа күбесен язып бетермичә ташлыйм. Әмма бу – начар түгел, язу осталыгын чарлый.
Рус телендә дә җырлар чыгарасың килмиме?
Юк, татар телендә җырлар чыгарырга көч җитсен иде әле. Балачакта репертуарымда рус җырлары да бар иде, тик хәзер юк инде.
«Идел» журналында эшләвең турында да сөйләп кит әле.
Мин «Идел»дә проектлар продюсеры булып эшлим. Үткән ел июльдә килгән идем. Безнең берничә видеопроект бар, шуларны оештырам, кешеләр эзлим, шулай ук журналга да үз өлешемне кертәм, татар телендә матурлык һәм стиль рубрикасын алып барам.
«Мин, гомумән «илһам килү»гә ышанмыйм».
Фото: © Алсу Мансурованың шәхси архивыннан
Синең «12 кыз» дигән җырың ни өчен үз исемең белән генә түгел, ә «Идел» белән берлектә чыкты?
«Идел»дә «Алло, Илһам» дигән проект бар. Яшь авторлар белән төрле юнәлешләрдә эшлибез. Иң башта Зөләйха Камалова ясалма фәһем ярдәмендә «12 кыз» җырының музыкасын ясап карады, аның текстын язып бетерде. Шушы текстны ясалма фәһемгә «кертте», һәм җыр килеп чыкты. Мин эшкә килгәнчегә кадәр, бу җырны Рания исемле бер җырчыга бирергә тиеш булганнар, тик билгеле сәбәпәр аркасында бу эш барып чыкмаган. Безнең шәхси «дедлайн»нар булу сәбәпле, бу җырны тизрәк чыгарырга кирәк иде. Рәмзия Галимова («Идел» журналының баш мөхәррире) бу җырны миңа яздырып карарга тәкъдим итте. Бу җыр минем форматта түгел, ул моңа кадәр чыккан җырларымнан нык аерылып тора, шуңа мин башта ризалашмадым, башка кеше табыйк, дидем. Җырны башкарырга кеше таба алмагач, үзебезнең студиядә демо версияне яздырып карарга булдым, һәм бу вариант редакциядәгеләргә ошады. Җырның бер өлешен Зөләйха башкарды, шулай итеп, уртак җырыбыз барлыкка килде. «Идел» белән берлектә, чөнки ул журналның проекты кысаларында чыкты.
«12 кыз» җыры
«Җырларым эксперименталь, аларны төгәл жанр белән билгеләү авыр»
«Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә ничә ел катнашасың?
Альтернатив сәхнәгә мин бу фестиваль уздырган конкурстан кереп киттем. «Яра» җырын яздырып җибәрдем, миңа куратор итеп «ОММАЖ» төркемен куйдылар. Мин әле ул вакытта чарада, үземнең аерым җыр башкаруымнан тыш, шушы төркем белән бергә аларның җырын да башкардым. Шуннан соң үземнең җырларны да чыгара башладым. Ә болай бу фестиваль турында Казанга күченгәннән бирле беләм, анда СММ буларак та эшләгәнем булды. 2 тапкыр җырчы буларак катнашканым бар.
«Мин үземне сәхнәдә генә тулысынча канәгать итеп тоям, миңа анда рәхәт».
Фото: © Алсу Мансурованың шәхси архивыннан
Тагын да зуррак сәхнәләргә чыкканың бармы?
Былтыр без «Yummy music» лейблы белән Екатеринбургка барып кайттык. Анда ел да «Ural Music Night» фестивале уза. Анда берничә көн дәвамында шәһәрнең берничә мәйданчыгында музыкаль сәхнәләр оештырыла, концертларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән җырчылар катнаша. Шулай ук «ДәртФест» фестивалендә дә катнашканым булды.
Синең барлыгы ничә җырың бар?
Төгәл үземнең җырларым – 3, коллаборациядә чыкканнар белән барлыгы – 6. Әле чыгасы җырларым да күп, мин аларның кайберләрен чыкмаган булсалар да сәхнәдә башкарам. Әйткәнемчә, альбомым көз көне чыгачак, чөнки быел җәй көне мин – Кабан күленең кураторы, эшләрем тыгыз булачак.
«Телгәләү» җыры
Иң популяр җырың дип кайсысын саныйсың?
Минемчә, «Яра» җыры – иң популяр, ул үземнең дә күңелемә бик кереп калды. «12 кыз» җыры да «Яндекс Музыка»да бик күп тыңлаулар җыя. Җырларым эксперименталь, аларны төгәл жанр белән билгеләү авыр, шуңа арт-поп юнәлеше белән бәйләргә була. Минемчә, җырларымны кабул итә алу өчен әзер булырга кирәк.
Тыңлаучыларың күбесенчә ничә яшьтәге кешеләр?
Җырларымны күбрәк яшьләр тыңлый. Тик араларында 30ны узганнар да, 40 яшьлекләр дә бар. Һәркемнең үз зәвыгы бит, яшь буенча бүлү бик дөрес тә түгел.
Репертуарыңны туплагач, гастрольләр белән башка шәһәрләргә чыгасың киләме?
Мин бит әле кечкенә (көлә). Ә болай әллә кайларга барып, әллә кайларда эшлисем килә. Мин үземә, кайчан да булса «наймда» эшләүдән туктап, музыка белән генә шөгыльләнәчәкмен, дип сүз бирдем. Мин үземне сәхнәдә генә тулысынча канәгать итеп тоям, миңа анда рәхәт. Әлбәттә, эштән дә ләззәт алам мин, тик Алсуны Алсу итеп тоя торган җир ул – сәхнә һәм музыка. Кайчан да булса барлык тормышымны музыкага багышлагач, бәлки, чыгармын гастрольләргә дә.
«Мин үземә, кайчан да булса «наймда» эшләүдән туктап, музыка белән генә шөгыльләнәчәкмен, дип сүз бирдем».
Фото: © Алсу Мансурованың шәхси архивыннан
«Иң мөһиме – «кринж» ясамаска кирәк»
Синеңчә, сәхнәдә җырлап йөреп кенә, тормышка җитәрлек акча эшләп буламы?
Әлбәттә, башкалар йөри бит. Иң мөһиме – үзеңне, эчеңдәге хисләреңне чыгарып күрсәтә белергә кирәк.
Татар телен үстерү өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсың?
Иң мөһиме – татар телендә сөйләшергә, вата-тетә булса да. Хәзер бит бу «этно» темасы трендка әйләнде, иң мөһиме – «кринж» ясамаска кирәк.
Күптән түгел Парижга барып кайткансың, ни өчен нәкъ анда барырга булдың?
Мин беркайчан да Парижга кызыкмадым, миңа күбрәк Шәрык яклары ошый. Мароккога, Казахстанга, Үзбәкстанга барасым килә. Ни өчен Парижга дигәндә, минем бер якын дустым шунда яши. Уртак планнар төзедек тә, бардым. Париж искиткеч! Нәкъ открыткалардагы, фотолардагы кебек үк матур. Бу шәһәргә аякка баскач, мин үземне өйдә кебек хис итә башладым, әйтерсең лә мин Парижда күптәннән яшим. Шәһәрнең мәдәнияте дә, кешеләре дә башка. Шулай да сәеррәк, пычрак урыннары да бар инде, тик без, шәһәрнең мохитенә чумып, ул кимчелекләренә игътибар итмәдек.
Парижга ничә көнгә бардың?
Мин 2 атнага якын Франциядә булдым. Әле Париждан тыш, күршесендәге Нормандия регионында да булып кайттым. Анда – диңгез, җил, балык ризыклары исе... Виза алып, башка илгә очканда, аның күрше-тирәсендәге илләргә дә керергә киңәш итәр идем.
Казаннан Франциягә күчү мөмкинлегең булса, күчеп китәр идеңме?
Бу сорауны үземә үзем дә биргән бар, һәм төгәл җавабым да юк. Әлбәттә, яшәп карау теләге бар. Шунысына игътибар иттем: күбрәк йөргән саен, Җир шары кечерәя кебек.
Шәхси тормышың ничек? Йөрәгең бушмы?
Юк, йөрәгем буш түгел.
Рәхмәт, Алсу. Уңышлар сиңа!