Добавить новость

Алсу Фәйзуллина: «Мин Кариев театрында үстем, башка театрга китүнең мәгънәсен күрмим»

Intertat.ru
47

«Елдан-ел телефоннар да алмашына бит, шул рәттән театр да яңара»

Сез актриса булырга теләвегезне кайчан аңладыгыз?

Минем гомер буе җырчы буласым килде, тик актриса булырга этәргечләр күп булды. Консерваториядә укыганда, безнең төркем – «йолдызлар» төркеме булды: Илүсә Хуҗина, Эльза Исламова, Айдар Сөләйманов, Венера Протасова һәм башкалар – барысы да безнеке, Татарстанның атказанган артистлары. Сәхнә теле дәресе вакытында безгә: «Сез үзегезнең төркемдәшләрегезне кем итеп күрәсез?» – дигән сорау бирде. Шул вакытта Айдар Сөләйманов: «Мин Алсуны театр актрисасы итеп күрәм. Мисал өчен, «Тапшырылмаган хатлар»да Галия ролендә», – дигән иде, ә мин бит ул вакытта театр турында уйламадым да. Бәлки, шул вакытта аның сүзләре орлык салып калдыргандыр.

Әлбәттә, мин кечкенәдән төрле сценкаларда катнаша килдем. «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә белән Булат булып җырлаганнар да, Крыловның мәсәлләрен сәхнәләштергән, Туфан Миңнуллиның «Авыл эте Акбай» спектаклендә катнашканым да булды, тик барыбер күбрәк җырга тартылдым.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Профессиональ рәвештә беренче тапкыр спектакльдә катнашуыгыз турында сөйләгез әле. Дулкынланган идегезме?

Габдулла Кариев театрында беренче ролем «Галиябану» спектаклендә булды. Ул вакытта бу спектакльдә катнашу өчен җырлый белә торган кешеләр эзләделәр, мин кастингта катнаштым һәм уздым. Беренче тапкыр спектакльдә катнашуым 2009 елның 16 октябрендә Филармония залында булды, хәтта көненә кадәр истә калган. Ул чакта бик дулкынланган идем, ләкин минем бер сыйфатым бар, мактанып әйтүем түгел – әгәр берәр эшкә алынсам, аны ахырына кадәр җиткереп эшләячәкмен. Ул вакытта мин рольне җиренә җиткереп башкардым дип хис иткән идем инде, башкалар мине ничек каршы алгандыр, белмим.

Тәүге тапкыр катнашкан, уйнаган театрдагы ут куелышлары, гомумән, мохите бүгенге театрдан аерыламы?

Ул вакытта мин үземнең кая килеп эләккәнемне аңламыйча, миңа нәрсә эшләргә кушалар, шуны гына эшләдем – бу һөнәрнең нечкәлекләрен белми идем. Гомумән, спектакльләрдә катнашканчы, мин бизәнмәдем дә. Беренче мәртәбә тональ кремны куллангач, шул килеш видеоларга төшерделәр, ул вакытта миннән интервью да алдылар. Ренат Мирзахәсәнович (Әюпов – авт.иск.) миңа «битең ялтырый, кершән сыларга кирәк» диде. Актерлык осталыгы, грим осталыгы шуннан узды. Без бит башта Гладилов урамындагы бинада эшләдек, анда тавыш та, ут аппаратурасы да башка. Аннары берничә ел «Әкият»тә эшләдек. Хәзер инде – үзебезнең бинабызда. Мохит аерыладыр дип уйлыйм, елдан-ел телефоннар да алмашына бит, шул рәттән театр да яңара.

Кайсы ролегез иң зур әһәмияткә ия һәм сезне тагын да танытты дип уйлыйсыз?

Беренчесе – Галиябану роле, икенчесе – «Тапшырылган хатлар» инсценировкасында Галия роле һәм «Табу» спектаклендә Сара Садыйкова роле.

«Тапшырылган хатлар» спектакленнән күренеш

Фото: © «Татар-информ»

Эшчәнлегегез вакытында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде, аларны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итте? «Бу – минеке түгел» дип уйлаган чаклар булмадымы?

Авырлыклар гел бар ул. Декрет ялыннан чыккач, үз урынымны, почмагымны таба алмаган вакытлар булды минем. 2-3 сезон рольсез утырган, яңа спектакльләр чыккач, аларга мине тәкъдим итмәгән чаклар да булгалады. Башта моңа тыныч карый идем, аннары тынычсызлана, эзләнә башладым. Башка проектларда катнашкач кына, моңа тынычрак карый алдым. Димәк, шулай булырга тиеш, дигән фикергә килдем. Мине катнаштырмаулары өчен, мин режиссерларга ачулы түгел, димәк, күкләрдә шулай язылган. Аллаһы Тәгалә миңа башка җирләрдә эшләргә, үз көчемне сынап карарга мөмкинлек биргән, дип кабул иттем мин моны. Быел мин укыта да башладым, башка театрларда да эшлим, тик төп эш урыным – Габдулла Кариев театры. Мин аның графигына яраклашам, буш вакытларда башка җирләрдә дә эшлим.

Сезнең өчен мораль яктан башкарырга иң авыр булган роль нинди?

Минем кулымда 5 айлык бала иде, декреттан чыктым да, миңа: «Алсу, сиңа рольгә керергә кирәк, безнең бер актриса китте, әле фортепианода да уйнап җырларга кирәк», – диделәр. Бу – режиссер Сойжин Жамбалова куеп киткән «Хикмәт әкиятләре» дигән, 2 өлештән торган спектакль иде. Бу – башка гримнар, башка костюмнар белән уйнала торган спектакль булды. Мин килеп утырдым, уйный алмыйм. Репетициядә режиссер юк, ә безгә бу спектакль белән Чечняга барырга кирәк... Бу спектакльдә ел ярым уйнаганмындыр, ул шушы вакыт дәвамында миңа бик авыр спектакль булды, чөнки ул режиссерсыз керде.

Фото: © «Татар-информ»

«...минем эзем Кариев театрында калырга тиеш...»

Кариев театры башка театрлардан нәрсәсе белән аерыла?

Кариев театры ул – яшьләр театры. Ә яшьләр булган җирдә экспериментлар да күп була. Безнең театр ул үзендә генә ябылып тормый, «безнекеләр» төрле проектларда да катнаша, шуның белән безнең театр башкаларныкыннан аерылып тора, дип уйлыйм.

Сезнең театрда соңгы арада җитәкчелек күп алышынды, сез бу алмашынуга ничек карыйсыз?

16 еллык театр тормышымда бишенче директор алмашынды. Һәрбер директор үзе белән яңалыклар, яңа ачышлар алып килә. Илнур Зөфәр улы Гайниев килгәч тә, безнең театрыбыз күзгә күренеп тагын да үсә башлады, аңа рәхмәтебез чиксез. Без яңа фестивальләрдә, проектларда катнашабыз, гомумән, без үзебезнең эшебез, безнең өчен тудырылган шартлар белән бик канәгать.

Әгәр сезне башка театрга, мәсәлән, Камал театрына чакырсалар, барыр идегезме?

Төгәл ничәнче елда икәнен белмим, ләкин минем белән шундый бер кызык хәл булды. Белмим, ул дөрес булганмы, яки гайбәт кенәме: мине кайчандыр Камал театрына «Зәңгәр шәл»гә Мәйсәрә роленә чакырган булганнар, тик мине ул вакытта «театрда эшләми» дип әйткәннәр... Аны миңа Алсу Гайнуллина үзе килеп әйтте, син кайда йөрисең, ди, театрда эшләгәнлегемне әйткәч, миңа сине «театрда эшләми» дип әйттеләр ич, без сине Мәйсәрә роленә көттек, диде. Димәк, шулай язган булган, бу – минем эзем Кариев театрында калырга тиеш, дигән сүз.

Ә менә бүген килеп дәшсәләр Камал театрына, китәргә ризалашырсызмы?

Хәзер ничә ел буе Кариев театрында эшләп, мин моның мәгънәсен күрмим. Без Камал театры, Тинчурин театры белән дә аралашып торабыз, дустанә мөнәсәбәттә, ләкин мин Кариев театрында үстем, танылдым, әйткәнемчә, башка театрга китүнең мәгънәсен күрмим.

Башка театрлар белән дус, дисез, барыбер сезнең арада конкуренция бардыр инде?

Актерлар бөтенебез дус, аралашабыз. Арада «сәламәт» конкуренция гына бар, андый конкуренция булырга тиеш, чөнки без бит бер-беребезгә битараф түгел. Без бит бер-беребезнең үсешен күреп сөенәбез дә, үз өстебездә дә эшлибез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әйтерсең үстергән баламны миңа әйтмичә генә тартып алганнар»

«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында сезгә дип язылган «Мин сәхнәдә яшим» җырын нигә Алинә Шәрипҗановага бирделәр?

Ул җыр мине 2019 елның июнь аеннан бирле калдырмый. Шул ук елның май аенда миңа кемнәр җыр язачагы билгеле булган иде: сүзләрен – Луиза Янсуар, көен – Эльмир Низамов. Эльмир: «Син бит актриса, әйдә актриса турында җыр язабыз», - дип тәкьдим итте. Бу җыр минем биографиямә таянып язылды. Луиза миннән театрга ничек кереп китүемне, сәхнәдәге күңел халәтемне сорашты, мин аңа 20 минутлык аудиоязма яздырып җибәрдем. «Сәрвәрне дә уйнадым, Галиябануны да уйнадым, мин – Сәрвәр, мин – тере...» юллары урын алды бу җырда. Театрда бер-береңне сөймәгән, аңламаган чаклар да була, болар барысы да җырда чагылды.

Ул җыр язылган чак минем икенче баламны тапкан вакытка туры килде. Мин бала белән мәшгуль, җыр сәнгатенә әле кереп кенә барыш, чөнки 2009 елдан башлап 2019 елга кадәр мин, җырны онытып, театр дөньясына гына чумган идем. Миңа күптәннән «җырла, җырла» дип әйтә килделәр, тик мин «театрда җырларым күп, шунда җырлыйм» дим. Ләкин аңа да карамастан, мин бу иҗат лабораториясенә кереп киттем дә, Луиза һәм Эльмир белән берлектә таң калдырырлык, әле дә журналистларның, тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп итә торган җыр булдырдык. Бу – безнең өчебезнең иҗат җимеше, уңышы.

Мин бу җырымны башка кеше җырлаячагын Алинә сәхнәгә чыккач кына белдем. Дөресен генә әйткәндә, миңа бик авыр булды, әйтерсең үстергән баламны миңа әйтмичә генә тартып алганнар. Мин моны башта кабул итә алмадым, үземне үзем тынычландырырга тырыштым, тик хәзер тындым инде. «Кайтаваз. Әлфия Авзалова» концертында бу җырны үзем җырладым.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу җырны ник сорамыйча алдыгыз, дигән сорау бирмәдегезме Алинә Шәрипҗановага?

Юк, мин конфликтлы кеше түгел. Без Алинә белән дус, бер сәхнәдә җырлыйбыз. Ул җырны мин, Аллаһ боерса, яздырам, ул минем тарафтан булачак. Хәзер 6 ел узган бит инде, бәлки, ул җырны вакытында ук яздырмау хатам булгандыр. Бу җыр миңа язылгач, ул минеке, аңа беркем «тимәс», дип уйладым. Барыбер кешедә бу җырга карата беренче фикерне мин тудырдым.

Сезнең «Балам» җыры чыкты. Тагын, «Мин сәхнәдә яшим»нән кала, башка җырлар да яздырып чыгарырга исәп юкмы?

Әйе, бу – икенче «Балам» җыры «Калеб» кысаларында «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә чыкты, аны яздырдык. Аллаһ боерса, башка җырларны да яздырырга исәп бар. Әле шунысын да истә тотарга кирәк, җырны башкару – ул җиңел әйбер түгел. Җырны җырлау һәм тамашачыга җиткерә алу өчен әзер булырга, тулыланырга кирәк.

«Хәзер спектакльләрдә үземне ышанычлы тотам»

Уйныйсы персонажның хис-кичерешләрен, күңел халәтен тамашачыларга дөрес һәм аңлашылырлык итеп җиткерер өчен, нинди театраль алымнар кулланасыз?

Уйналасы персонажны үзең ничек күрәсең, сәхнәдә шулай уйныйсың, кешене күрсәтеп бетереп булмый. Берәр әсәр укыганда да, һәр кеше персонажларны үзенчә күз алдына китерә. Кайвакыт, рольгә керергә режиссер да ярдәм итеп җибәрә. Без бит репетицияләр вакытында уйналасы персонажның асылын, аның холкын формалаштырабыз. Спектакль кую – ул бит текст өйрәнеп сөйләү генә түгел, эченә кереп, персонажда «казыну» да.

Юлыгызда «мине театрга алып керүче остазым» дип атарлык кешегез бармы?

Училищеда укыганда, безнең сәхнә теленнән остазыбыз Наил Саматович (Сафиуллин – авт.иск.) иде. Миңа Яшел Үзән диалектыннан котылырга ул ярдәм итте. Консерваториядә укыганда, сәхнә теле буенча Луара Шакирҗан укытты. Театрга килгәч режиссер һәм коллегаларым миңа театр дөньясына керергә ярдәм итте. Халидә апа Сөнгатуллина – безнең театрның әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның халык артисты. Ул миңа бүгенге көнгә кадәр терәк булып тора, ярдәм итә. Минем әти-әнием, тормыш иптәшем һәм үземнең тырышлыгым да зур роль уйный. Мин аларның барысына да рәхмәтлемен.

Хәзер сәхнәгә чыкканда дулкынлану хисе бармы?

Төрле чак була. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә багышланган концертта чыгыш ясар алдыннан, мин бик дулкынландым. Хәтта үзем дә моңа шаккаттым, ботларыма кадәр калтырады. Хәзер спектакльләрдә уйнаганда мин үземне ышанычлы тотам. Минемчә, дулкынлану хисе әз генә булса да булырга тиеш, үзеңә артык ышанырга ярамый. Тик дулкынлану хисе дә артык каты булмаска тиеш, чөнки йә тавыш калтырый, йә тын кысыла башлый, шуңа күрә үзеңне кулга алырга кирәк.

Фото: © Алсу Фәйзуллинаның шәхси архивыннан

Сәхнәгә чыгар алдыннан яисә спектакль тәмамланганнан соң коллективыгыз белән эшли торган берәр традициягез яисә гадәтегез бармы?

Спектакль башланыр алдыннан эшләнә торган ритуалыбыз бар, мәсәлән, кулларны бер-берсе өстенә куеп, «башладык» яисә башка сүзләр әйтү. Кайсыбер спектакльләр алдыннан кулларны шулай берсе өстенә берсен куябыз да, артыбызга утырабыз, аннары таянмыйча гына торабыз. Мин үзем һәрбер спектакль алдыннан әнием өйрәткән догаларны укып чыгам.

Сез театрның киләчәген ничек күрәсез?

Театрның киләчәге, һичшиксез, булачак, чөнки хәзер яшь буын – безнең балалар үсеп килә. Минем теләгем шул – балалар театрның тарихын белсеннәр, әсәрләрне укысыннар иде.

Сәхнә яшьләрне ярата, сез 10-20 елдан соң да үзегезне сәхнәдә күрәсезме?

Мин сәхнәдә 16 ел. Аның, әйтәм бит, «кризисный» вакытлары булып ала. Ул вакытларда иң мөһиме – аек акыл белән уйларга. Алайса күп хәлләр ишеткән бар, артистларның юләрләнүе һәм башкалар турында. Эштән алай «фанатеть» итәргә ярамый, артистка акыллы булырга кирәк.

Атказанган артист исеме алгач, тормышыгызда үзгәрешләр булдымы?

Бу исемне бик озак көттем. Мин аны ала алмамын кебек тоелды миңа, чөнки театраль белемем дә юк иде. Алдым да, хәзер эчемдә ниндидер бушлык. Сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина, дияләр дә, мин әле һаман әллә нишләп калам, аңлап җиткерә алмыйм. Ул исем алу бигрәк тә әти-әнигә дәрәҗә, чөнки алар безне укытканнар, кечкенәдән үк музыка мәктәбенә йөрткәннәр. Ул исемне әле аңлап бетермәсәм дә, барыбер аңа ия булу – ул бер статус, дәрәҗә дип уйлыйм. Әти-әнием һәм үземнең тырышлыгым белән минем хәтта 3 дипломым бар.

Фото: © Алсу Фәйзуллинаның шәхси архивыннан

Бу өч дипломыгыз нинди юнәлешләр буенча?

Беренчесе – И. Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте, икенчесе Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм КХТИда «социаль эшче, психолог, педагог» дипломы. Консерваториядә укыганда параллель рәвештә театрда да эшләдем, КХТИда да укыдым. Миңа: «Ничек өлгерәсең?» – диләр иде. Аннары укуым бетте, диплом алдым, кияүгә чыктым, һәм барысы да шулай тыныч булып калды, минем моңа хәтта ачуым да килә башлады. Хәзер дә мин үз өстемә күп эш алырга, бөҗәк кебек чабып йөрергә яратам.

Сезнең репетицияләрегез атнага ничә тапкыр була?

Безнең төгәл график бар дип әйтеп тә булмый. Мисал өчен, безнең репетицияләр иртәнге уннан кичке унга кадәр булырга мөмкин. Безнең ял көне – дүшәмбе, бу көнне мин башка җирдә эшлим. Хәзер җиңеләйде инде, театрда да отпускларыбыз башлана.

«Кемдер бит бер эштә эшләп тә мин ничә эштә эшләгән акчаны ала»

Иҗат белән беррәттән гаилә тормышын да алып бару авыр түгелме? Гаилә учагын җылытучы да хатын-кыз бит, барысына да вакытны җиткереп бетереп буламы?

Бу – җиңелләрдән түгел. Без тормыш иптәшем белән икебез дә иҗат кешесе, иң беренче бу авырлыкны аңламаганбыз да бугай. Гаилә коргач, бала алып кайтырга кирәк, ирем дә җырлап йөри, үзем дә спектакльләрдән кайтып җитә алмыйм. Аннары балага иптәш – икенче бала кирәк, дип уйлый башлыйсың, шуннан башлана инде ул. Баланы ашатырга да, киендерергә дә кирәк. Ярар бер бала булса, аны култык астына кыстырып, анда да, монда да чабып була. Ике бала булгач, «ике фронтка» йөгерергә кирәк. Баланың бер график, безнең – икенче төрле, 9 ай буе графикларыбызны туры китерергә тырыштык инде.

Икегез дә иҗат кешесе булгач, эшләгән акчагыз җитәме?

Хәзер, миңа төрттереп, «син бит берничә эштә эшлисең» дип әйтә башладылар. Мин кайвакыт өйгә кайткач уйланып куям: кемдер бит бер эштә эшләп тә мин ничә эштә эшләгән акчаны ала. Шуннан үзегез уйлап карагыз акча җитәме икәнне.

«Үз балаларыңа карата тәнкыйтьне кабул итү авыр»

Балаларыгыз сез катнашкан спектакльләрне карарга йөриме?

Минем олы улым мөкиббән китә моңардан, үзе дә «Апуш» балалар студиясенә, «Сәйдәш» мәдәни үзәге филиалына йөри. Мин үзем дә бу студиядә нәниләргә вокал дәресләре укытам. Кечкенәрәк чакта олы улым спектакльләрдә катнаша иде, хәзер ул яшүсмер, аңа 12 яшь тула. Кечкенәсе спектакльләр карый, тик алай бик тартылуы юк, анысы күбрәк җырлый.

Балаларыгыз иҗат юлыннан китсә, каршы килмәс идегезме?

Без аларга нигез булдырабыз. Олысы беренче «биюгә йөрисем килә» диде – без аны биюгә бирдек. Аннары 1-2 елдан «минем «Апуш»ка йөрисем килә» диде. Без «әгәр үзең йөрсәң – без риза» дидек, чөнки безнең графиклар берничек тә туры килми иде. Артист булам, ди. «Нәрсәгә ул сиңа, улым», – дим инде, тик, бер караганда, безгә әти-әниләр каршы килмәгән бит. Әгәр ул үзен иҗат юлында күрсә, әлбәттә, каршы килмәячәкбез. Берәр нинди икеләнү хисләре туса, ярдәм итеп җибәрәчәкбез.

Ире һәм балалары белән

Фото: © Алсу Фәйзуллинаның шәхси архивыннан

Сез гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез?

Татар телендә сөйләшәбез, тик арага русча сүзләр дә керә. Кечкенәбез русча сөйләшкәли. Тик барыбер, татар телен онытып, тулысынча рус теленә генә күчеп сөйләшкән юк. Бу – матур күренеш түгел дип уйлыйм.

Тәнкыйтькә ничек карыйсыз? Сезгә кайсы тәнкыйтьне кабул итү авыррак: үзегезгә каратамы яисә ирегезгә каратамы?

Үземә карата да, иремә карата да булган тәнкыйть авыр түгел, ә менә балаларга карата тәнкыйтьне кабул итү авыр. Чөнки баланы син үзең карап, тәрбияләп үстерәсең, ул – синең җимешең, аның өчен күпме тырышасың, тир түгәсең.

Сезнеңчә, актриса нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Әле беркөнне генә, ирем белән авылга кайтканда, моның хакта сөйләштек. Мин үзем, артист гаилә кормыйча, үзе генә булырга тиеш, дип уйлыйм. Иремә, минәйтәм, безгә һәйкәл куярлык: без өйләнештек, 2 бала үстерәбез, тормыш алып барабыз. Актер тормышы җиңелләрдән түгел, тикмәгә генә элек-электән бу һөнәр ияләре йә ялгыз калган, йә кияүгә берничә тапкыр чыккан. Хәзер мин бу кешеләрне ихластан аңлыйм, чөнки бу – гаилә кормый торган һөнәр. Тик без ирем Фәнил белән бу киртәләрне җимереп, барыбер традицион гаилә корып, балалар үстерәбез.

Сезнең өчен идеаль ял көне нинди?

Иремә тыелган социаль челтәрдә «монда барасым килә» дип җибәргән рилслардагы кебек. Ул «лайк»лар куеп бара инде, белмим, ул тормышка ашырмы, яисә виртуаль булып кына калырмы (көлә).

Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?

Минем өчен бәхет – якыннарымның исән-сау, янәшәмдә булуы. Шулай ук әти-әни янына кайтып, бакчада җиләк-җимешләрне өзеп ашап, сандугачлар сайравын тыңлау. Бу – бәхет тә, идеаль ял да. Балаларның сәламәт булып, янымда йөгереп йөрүләре, иремнең янәшәмдә булуы.

Алда, «кадерле кешеләрең янәшәңдә булсын» дигән теләкне аңламый идем, ә хәзер яшь бара-бара аңлыйм, иң мөһиме ул – ялгыз калмау икән.

Җылы әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә!

Елена Николаева раскрыла секрет дочери Волочковой

VK Fest раскрыл список артистов, которые примут участие в шоу VK Мегамикс

«Дистанционно смотрят»: близкие Басты не пропускают ни одного его концерта

«Алиса» и Вадим Самойлов выступят на фестивале «Легенда русского рока»

Новости тенниса


Уимблдон

Эффектно и хладнокровно: Рахимова вышибла с Уимблдона прошлогоднюю финалистку, Рублёв и Хачанов вымучили победы



Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях



Юрий Лоза рассказал, как борется с хандрой

«Адский геморрой»: комик Слепаков* назвал Израиль непростой для жизни страной

«Остался совершенно один». Певец SHAMAN снялся в клипе «Прямо по сердцу»

Stargift: в Москве продали нотный лист с автографом Стинга за полмиллиона рублей


Rss.plus

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Джаз

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса


Уимблдон

Медведев о причинах поражения на "Уимблдоне": сегодня соперник не промахивался





Дело азербайджанцев призвали в Москву // Бастрыкин поручил расследование екатеринбургских убийств центральному аппарату

Главный молчун едет из США в Россию. Валерий Леонтьев. Сколько стоит "патриотизм"?

Музыка на высоте: Леонид Агутин и Socrat & Lera устроили благотворительный концерт на борту самолета по пути в Сочи

В Санкт-Петербурге начнутся показы анимационного сериала «Голоса Ленинграда»



Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России


Мир

Интересное знакомство с Ростовом-на-Дону



Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.



Новости России







Музыкальные новости