Алсу Абульханова һәм Резидә Шәрәфиева дуэты – архив видеосы
Җырчы Алсу Абульханова социаль челтәрләргә Резидә Шәрәфиева белән дуэт итеп башкарган «Көндәшем» җырын куйды. Кызганычка, хәзер бу җыр интернет киңлекләрендә истәлек булып кына яшәр инде.
Алсуга, әлеге җырны искә төшергән өчен, бик күп рәхмәт сүзләре язганнар. «Тавышларыгыз ничек туры килә. Ике бәрхет тавыш», «Бик моңсу. Балачактан Резидә апаның җырларын яраттым. Искиткеч җырчы, бик сирәк очрый торган, үзенчәлекле тавыш иясе. Татар музыкасы тарихында ул мәңге яшәячәк. Якыннарына, кызына сабырлык. Бу яшьтә әнине югалту бик авыр», «Нинди бәрхет тембр иясе ташлап китте безне», – дип яза социаль челтәр кулланучылар.