Алсу Фазлыева: «Менә шулай чак үлемнән калдым»
Алсу Фазлыева икенче улы Ильясны туган көне белән котлаган. Һәм ул көнне хәтеренә төшергән.
«Ильясны табу миңа бик авыр бирелде. Бик зур бала иде ул. Үзем таба алмадым, ахырда планлаштырылмаган операция үткәрергә туры килде. Мин бала тапканнан соң озак кына аякка баса алмадым. Һәм 11 көннән соң гына балалар йортыннан чыгардылар. Хәлем бик авыр иде, бала карау түгел, хәтта башымны күтәрергә дә хәлем булмады. Өйгә чыккан көнне үк температурам 40 градуска күтәрелде. Моның сәбәбен «агуландым» ахры дип уйладым, чөнки, кызыгып, кечкенә генә бер кисәк карбыз ашаган идем. Яисә салкын тигән – икесенең берсе. Һәм үземчә дәвалана башладым.
«Ашыгыч ярдәм» чакырттык, сәбәбен таба алмадылар, барысы да яхшы, диделәр. Температура югары булгач алып китмәкчеләр иде, әмма мин «отказной» яздым. Әни белән сеңелкәш, мине дәвалыйбыз дип, нәрсә генә эшләмәде. Аракы белән хәтта аркамны да удылар. Миңа салкын булды, 1 ай буе 3 кат юрган астында яттым. Ничә көн ашамыйча ябыгып беттем, кома хәленә кадәр барып җитә язган идем. Аякка баса алганнан соң, көзге каршына килсәм, үземне танымадым хәтта.
Минем кыяфәтемә күз яшьләрсез карарлык түгел иде. Табиб-гинекологка хәлемне яздым да: «Син бит болай үз-үзеңне бетерәсең», – диде ул һәм мине түләүле клиникага җибәрде. Анда зур шешәләрдә антибиотик белән система куйдылар. Менә шуннан соң гына хәлгә килә башладым. Баксаң, бала тапканнан соң, чистарынып бетмәгәнмен, шуннан интоксикация башланган. Менә шулай чак үлемнән калдым», – дип яза җырчы.