Добавить новость

«Чиксез рәхмәтле булачакмын»: Алсу Сөнгатуллина ярдәм сорый

Intertat.ru
81

«Фәридә – Алсу» дуэты солисты, җырчы Алсу Сөнгатуллина улы хезмәт итә торган полкка ярдәм сорый.

«Дуслар, сезгә безнең егетләр полкына ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәм. Минем олы улым шунда хезмәт итә. Мин беләм, барыгыз да бик арыдыгыз инде. Ләкин егетләрнең хәлләре тагын да авыррак. Сезнең тарафтан җибәрелгән кечкенә генә сумма да аларга бик нык ярдәм итәчәк.

«Помощь СВОим Татарстан» волонтерлар төркеме җитәкчесе Мәүлия Сәлахованы шәхсән беләм. Аның һәм бу төркемдәге хатын-кызларның ирләре һәм уллары барысы да шушы полкта хезмәт итәләр. Алар, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, егетләргә булышырга тырышалар. Ай саен полкка гуманитар ярдәм һәм посылкалар илтәләр.

Безгә ярдәм итәргә теләк белдергән һәр кешегә чиксез рәхмәтле булачакмын. Без бергә булганда гына барысын да булдырачакбыз. Хөрмәт белән, Алсу», – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Җырчының улы Айрат махсус операциягә беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән иде.

«Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде. Иң мөһиме – аларның алдагы матур тормышка ышанычлары югалмасын иде. Безнең, мондагыларның да, төп максаты, миссиясе – якыннарыбызга ярдәм итү булырга тиеш. Егетләребез безнең янәшәдә икәнне тойсыннар. Алар үзләре генә беләләр нәрсәләр аша узганнарын. Дусларын югалталар, яраланучылар да бик күп, үлем белән күзгә-күз очрашалар», – дип сөйләгән иде артист «Интертат»ка.

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Алсу в новостях




Новости тенниса

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Джаз

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.