Композитор Алсу Сөнгатуллина: «Төп максатым - татар музыкасын халыкка җиткерү»

Intertat.ru
68

Алсу Сөнгатуллина – балалар өчен музыка, камера - инструменталь әсәрләр, вокаль һәм хор әсәрләре, оркестр партитуралары авторы. «Аның әсәрләре бик күп халыкара музыкаль фестивальләрдә яңгырый. Әсәрләрнең нигезендә композиторның уникаль иҗади күренешендә традицион татар музыкасы, заманча классика яңгырашы белән синтез ачык чагыла. Бүгенге көндә ул әлеге зур уңышлары белән бергә укытучылык эшен дә алып бара», дип тәкъдим ителә композитор. Иҗат кичәсен «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

Иҗат кичәсе премьера белән башланып китте, ул - балалар шагыйре Ринат Мәннан сүзләренә язылган «Җиләк үсә» җыры. Җырны Казан шәһәренең 11 нче балалар музыкасы мәктәбенең «Апрель» хоры башкарды (җитәкчесе - Мөхетдинова Гөлнара Рифат кызы).

Бу чыгышны караганда күршедә утырган олы яшьтәге бер апа - «Татарча классик җырларны җырлаучы нәни балалар бар икән бит әле», - дип әйтеп куйды. Дөрестән дә, бу чыгыш бик сөендерде! Тамашачылар нәни җырчыларны көчле алкышларга күмделәр.

Чара Камал театры оркестры солистлары Любовь Майкова (кларнет), Марина Власова (виолончель) һәм Варвара Терехова (Фортепиано) башкаруында «Эркене кун» даласы» дип аталган композиция белән дәвам итте. «Эркене кун» даласы» - борынгы төркиләр тормышында зур урын алып торган мифик урын. Хәзерге Алтай теленнән тәрҗемә итсәк ул - «ягымлы туган ил» дигәнне аңлата. Риваятьләр буенча - нәкъ менә шушы дала аша безнең ерак бабаларыбыз, борынгы төркиләр яңа җирләр эзләп күченүе булган.

  • «Эргени кун», «Эргүнә кон» – XIV гасырда Хулагуидлар фарсы дәүләте вәзире Рәшит әд-Дин язган «Җәми әт-тәварих» әсәрендәге уйлап чыгарылган дала. Әсәрдә вакыйгалар шул далада бара.

Алсу Сөнгатуллина балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Кичәдә аның кечкенә сәнгать сөючеләр өчен язылган «Нәниләр җырлый» дип аталган вокал циклы яңгырады, ул кыска гына 7 җырдан тора. Әлеге җырлар «Балачак дөньясы» ноталар җыентыгына кертелгән. Җыентык күренекле татар шагыйре Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 еллыгы уңаеннан 2021 елда бастырылган. Ул музыкага хас гармония һәм аһәңдәшлек белән татар шигърияте битләрен ача. Җырларны талантлы яшь җырчы, республика бәйгеләре лауреаты - Диләрә Нәбиуллина башкарды.

Шулай ук чарада Мәскәүдән килгән кунаклар - «Дирижабль» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Алар беренчеләрдән булып Әнвәр Шәрипов сүзләренә катнаш хор өчен язылган - «Мәхәббәт турында триптих» әсәрен башкардылар.

«Дирижабль» - «а капелла» җырлый торган уникаль вокаль ансамль, алар төрле ил, милләт композиторларның әсәрләре белән кызыксына һәм аларны оригинал телендә башкара. Татар телен белмәүгә карамастан, алар триптихның барлык моңын һәм милли үзенчәлекләрен саклап тамашачыларга җиткерделәр.

Чараның тагын бер кунагы - танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Кичәдә Йолдыз да пианинога кушылып җырлады! Ул башкарган җырның язылу тарихы да бик үзенчәлекле. Йолдыз - күренекле татар язучы Әхәт Гаффар исән чагында үзенең оныгы Гайшәгә багышлап язган «Бөҗәк уены» исемле шигырьне дәвам итеп бетергән, ә Алсу Сөнгатуллина көй язган. Җыр шагыйрә башкаруында бик үзенчәлекле һәм мөлаем яңгырады.

Кичәдә шулай ук чарада Татарстанның атказанган артисты Әмир Әхмәдишин, казан дәүләт консерваториясе студентлары - Камилә Сәйфуллина (скрипка), Фәрит Җөмәгелдин (флейта), Аделина Петрова (виолончель), Рөстәм Нуриев (контрабас) чыгыш ясады.

Концерт Алсу Сөнгатуллина эшкәртүендә яңгыраган ике бәет - «Милләтнең аналары кызлар икән», «Әйдә чыгыйк изге юлга» белән тәмамланды. Бәет - төркиләрдә борынгыдан килгән музыкаль жанр, эчтәлеге буенча гадәттә тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, шәхси фаҗигаләргә, авыр замана, ирексез хезмәт һәм хатын-кызларның михнәтле язмы­шына багышлана. Автор бүгенге көндә борынгы жарнларны яңартуның кирәклеген ассызыклады.

Кичәдән соң Алсу Сөнгатуллина үзенең хис - кичерешләре белән дә бүлеште.

– Алсу апа, чараны үткәрү идеясы каян килде?

– Үземнең язган әсәрләрем, музыка белән бүлешәсем килде. Иҗади кеше өчен мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Бу үзеңнең иҗатың белән бүлешү чыганагы, энергия белән алмашу. Мондый чаралар яхшы белән начарны аңларга ярдәм итә. Алга таба кайсы якка барасын билгели. Минем өчен бу - үсеш чыганагы. Һәр концерт алдыннан беренче тапкыр кебек кайгырам.

– Кичәгә озак әзерләндегезме?

– Чараның үзенә әзерлек бер айга якын барды, әсәрләр инде күптәннән язылган иде. Кайберләре бүген беренче тапкыр яңгырады. Музыкантларга зур рәхмәт әйтәсем килә, композитор музыкантлардан башка беркем түгел. Без үзебез генә халыкка музыканы җиткерә алмыйбыз. Үткәрү урыны да бик үзенчәлекле туры килде, нәкъ менә «Шәрык клуб»ында XX гасыр башында татар интеллигенциясе төрле кичәләргә җыела торган булган. Бу безнең өчен ниндидер мөһим билге булды. Үткәрү урынын сайлауда берничә вариант булса да, күңелем моны сайлады.

– Бүген әсәрләрегезне тагын кайларда ишетеп була?

– Җырларым күбрәк концертларда яңгырый. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә актив булырга тырышам. Ниндидер язмаларымны анда да урнаштырып барам. Кызганыч, студияләрдә яздырылган язмаларым күп түгел. Алга таба сыйфатлы тавышлы әсәрләр яздырасым килә. Чөнки ул бик кирәк, кешеләр ишетсеннәр. Яздырылган җырларны кешеләргә җиткерү мөмкинлеге күбрәк. Күптән түгел көйләрем «Саф» балалар радиосында яздырылды. Бу яшь радио, аңа әле бер яшь кенә. Алар татар балалары өчен студиядә көйләр яздырдылар. Бу минем өчен бик зур бүләк булды. Җырлар әле тамашачыларга яңгырамады, чыккач халык күңеленә хуш килер дип ышанам.

– Белгәнемчә, сез әле укытучылык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәсез, бүгенге көндә балалар татар музыкасын өйрәнәме?

– Казанның Әнвәр Бакиров исемендәге алтынчы балалар музыка мәктәбендә укытам. Анда композицияләр сыйныфын алып барам. Төрле милләтләр музыкасын өйрәтүгә зур игътибар бирергә тырышам. Бала татар музыкасына тартыла икән, бу бик яхшы. Европа, Әзербәйҗан яки башка ил музыкасы белән кызыксына икән бу да бик шәп. Безнең өчен иң мөһиме нәни балаларның иҗади талантларын ачарга ярдәм итү. Балалар белән эшләргә бик яратам, алар ачык, якты кешеләр.

– Киләчәктә шундый кичәләр үткәрү турында уйлыйсызмы?

– Җырларым оркестр белән зур сәхнәдә яңгыравын телим. Күбрәк кешеләр ишетсеннәр иде. Безгә ул бик зур үсеш. Иң зур хыялым - зур сәхнә әсәре язу. Балет язу идеясы бар. Ниндидер башлаган язмаларым да бар. Бу бик зур эш, аны яза башласаң шуның белән генә утырырга кирәк. Бөтен булган эшне ташласаң гына. Ләкин шулай да алга таба үсәсем килә, төп максатым - татар музыкасын халыкка җиткерү.

– Рәхмәт, Алсу апа!

Лундстрем даст новогодний концерт в Мурманске

Концерт Московского джазового оркестра под руководством Игоря Бутмана пройдет в Москве

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Группа Linkin Park возвращается на сцену

Новости тенниса


Янник Синнер

Тренер Янчук назвал матч Синнера и Медведева достойным финала US Open



Все новости по теме на сегодня

Композитор в новостях



Концерт екатеринбургской группы отменили в Москве

Лундстрем даст новогодний концерт в Мурманске

Леонид Агутин представил на «Авторадио» юные таланты

Моргенштерн* психически нездоров и лечится: «Я признал свою болезнь, зависимости»


Музыкальные новости

Музыка

Вся музыка

Рок

Поп

Рэп

Джаз

Классика

PR

Новости тенниса

Новости тенниса


Арина Соболенко

Роналду первым в мире забил 900-й гол, Соболенко вышла в финал US Open. Главное к утру





Sotheby’s выставил на торги картины Фрэнка Синатры и Майлза Дэвиса

Shaman поблагодарил поклонников: «Я чувствую вашу любовь!»

Баста, Ваня Дмитриенко и «Три дня дождя» появятся в продолжении сериала «Плакса»

Едва прикрылась веником: Анастасия Волочкова поделилась пикантными фото из бани — похожа на кикимору



Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России


VIP

Музыка объединяющая народы



Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.



Новости России







Музыкальные новости