Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтованың иҗат кичәсе узды

Intertat.ru
7

Иҗат кешеләре буларак, алар икесе ике төрле. Берсендә үҗәтлек, таләпчәнлек, тормышка яраклаша белү, алай гына да түгел, йөген тартып алдан бару хас. Икенчесендә – хисләр ташкыны, нәзакәтлелек, эчкерсезлек, җиhaнны тоемлау, күңел сизгерлеге бар. Шуңа да аларның иҗади дуслыклары нык, бер- берсен аңлап, тулыландырып, матур җырлар иҗат итәләр. Кайсын гына алма – хит.

Сәйдәш мәдәни үзәген гөрләтеп, ике талантлы шәхеснең иҗат кичәсе үтте. Композитор, автор-башкаручы Гүзәлия белән шагыйрә Эльвира Әхмәтова Казан халкына зур концерт программасын тәкъдим итте.

Сәхнәдә эстраданың иң шәп җырчылары җыелган иде. Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ильвина, Сиринә Зәйнетдинова, Рифат Зарипов, Илсаф, Рәфис Кәлимуллин, Гөлназ hәм Илсур Шәрипҗановлар, Рамилә hәм Рамил Хәйретдиновлар, Акбулат, Ләйсән Ветрова, Роберт Янгуров, Игорь Дмитриев, Алсу hәм Азат Фазлыевлар, «Ямьле» төркеме, Лэйна, Руслан Зөлкәрнәев, Гөлназ Сәлахова, Зәринә Асылкаева ,тамашачыларның алкышларына күмелеп, берсен берсе сәхнәдә алыштырып торды.

Төрек артистларын хәтерләткән Руслан Кираметдиновны «Ай йөрәгем» җыры белән халык яратып кабул итте. Энҗе Егорова соңгы араларда хитка әверелгән «Балачагым» җыры белән туган нигезгә алып кайтып, күз алдында татар авылын җанландырды. Кечкенә генә гәүдәле кызның тавышы, җырның сүзләре, көе барысы бергә тәңгәл килеп, җаннарны айкады.

Мин Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның hәр чыгышын көтеп алам. Эстрададагы замана таләпләренә буйсынмаган, халкының гореф-гадәтләрен, үткәнен, бүгенгесен сихри тавышына салган җырчы яңа премьера – «Чана» җыры белән залдагы тамашачының мәхәббәтен яулап алды.

Сәхнәгә «Ак розалар» һәм «Мәтрүшкәләр» җыры белән Гүзәлия үзе чыккач, зал кубарылып, алкышларга күмелде. Дистәләгән шигырьләргә көй язган композиторның җырларын телевизордан, радиодан кемнәр генә хисләнеп тыңламый икән?! Ул – чыннан эшсөяр кеше. Туктаусыз эзләнә, таба, сыный, матур клиплар төшерә. Аллаhы аңа талантны өеп биргән! Шуның өстенә тыйнак, аралашучан, сабыр. Кыенлыкларга башбирмәс җан ул. Җырындагы hәр аhәң йөрәге аша чыга. «Ак розалар»ын мин дә дөньяларымны онытып, йотлыгып, хисләнеп тыңладым.

Кичәне танылган алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров, мәзәкләр кыстырып, бик җанлы алып барды. Концерт дәвамында халык еларга да, көләргә дә, моңсуланып алырга да, матур хис-тойгыларга бирелеп, ерак-ерак үткәннәргә кайтып килергә дә җитеште.

Җырчыларның башкару осталыгы сокланып туймаслык, көйләрнең – сүзләргә, сүзләрнең көйләргә тәңгәл килүе күңелгә ятышлы. Гүзәлия белән Эльвираны котларга, ерак юлны якын итеп, Татарстанның hәм Башкорстанның халык артисты Айдар Галимов та килгән. Ике асыл иҗатташ дустына иң изге теләкләрен юллап, аларның иҗат җимеше булган «Кышкы чәчәк»не башкарды.

Аннан сәхнәгә Эльвира Әхмәтова чыгып, үзенең шигырьләрен укыды. Матур алар. Тирән эчтәлекле. Тик азрак булды шул. Минем кебек шигъри җанлы кешегә җитмәде! Аhәңле тавыш иясе Филүс Каhиров «Бүре» җырын күптән инде халык күңеленә салды. Бүген ул җыр янә сәхнәдә яңгырады. Сиринә Зәйнетдинованың тавышы мелизмнарга бай. Ул борылмаларны ясаганда тын кысылгандай була, йөрәк ешрак кага. Хактан да, тавыш күңелгә сары май булып ята. Залның озакка сузылган алкышларга күмелүе дә минем бу фикерне раслый. Раяз Фасыйхов чыгышын бәяләргә алынмыйм. Ул – «текә» җырчы. Концертны Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова тәмамлады. Танылган җырчыга кушылып, бөтен зал җырлады.

3 сәгать дәвам иткән иҗат кичәсеннән соң сәхнә бушап калды. Залдан мин иң соңгы кеше булып чыктым. Тәнәфес вакытында Эльвираның «Үзең булып кал» диеп исемләнгән яңа китабын алган идем. Түзмәдем, ашыга- ашыга актара башладым. Шигырьләрендә – аның дөньясы, менәзе, холкы, уй-кичерешләре. Мин җитлеккән шигырьләрне яратам. Фикерне озынга сузмыйча, кыскача җиткерә белү зур осталык таләп итә. Эльвираның hәр шигъри тәлгәшендә күренә ул.

«...Чәчәкләрдән җылы бөркелсә дә,

Көз салкыны җанга кереп калган.

Адаштырып безнең йөрәкләрне,

Көзге кичтә ап-ак карлар яуган».

Менә шулай диеп әйтер өчен чын шагыйрә булырга кирәк бит. Тормышка, кешелеккә гашыйк җанның иҗатын тулырак өйрәнеп, газета укучыларны киләчәктә таныштырасым килә. Теләгем шундый.

Ә бу иҗат кичәсеннән матур тәэсирләр калды, күңел офыгым киңәеп киткәндәй булды. Зал белән сәхнә арасындагы искиткеч җылы элемтә булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Тагын шунысын әйтәсем килә: ике гүзәл зат – Эльвира Әхмәтова белән Гүзәлиягә республика исеменнән «Мәдәнияттә ирешкән казанышлары өчен» дигән билгенең тапшырылуы, аларның иҗатларын югары бәяләү концертка өстәмә бизәк булды. Афәрин, кызлар! Иҗат чишмәгез саекмасын!

Калган фотолар:

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Валерий Гергиев открыл во Владикавказе культурный центр

Четыре неудачные попытки: почему Сергей Шнуров не смог обрести семейного счастья

Певица Алсу снялась без фильтров и макияжа после омолаживающей процедуры

Новости тенниса


ATP

Стало известно, кто из россиян примет участие в турнире ATP-500 в Вене в конце октября



Все новости по теме на сегодня

Композитор в новостях



«Queen Classics» — уникальная программа мирового шоу в Москве

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»

"Летов бы перевернулся в гробу". Как два омича за неделю создали незабываемое событие

Карди Би показала изменившуюся фигуру после родов: фото


Музыкальные новости

Музыка

Вся музыка

Рок

Поп

Рэп

Барды

Джаз

Классика

PR

Новости тенниса

Новости тенниса


ATP

Токио (ATP). 1-й круг. Хуркач сыграет с Гироном, Берреттини – с ван де Зандшульпом





Обнищал: после новостей о разводе Сергей Шнуров снизил ценник вдвое

"Летов бы перевернулся в гробу". Как два омича за неделю создали незабываемое событие

Скульптор из Краснодара победила во Всероссийском конкурсе «Мы верим твердо в героев спорта»

TMZ: Певица Лана Дель Рей выйдет замуж за охотника на аллигаторов



Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России


Мир

Домодедово раскрыл 20 лучших маршрутов для отдыха в бархатный сезон



Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.



Новости России







Музыкальные новости