Добавить новость

Композитор Риваль Хисмәтуллин: «Җырлый алмаганнар артты, һәм алар гел алга ыргыла»

Intertat.ru
28

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Әтнә театры актеры, сәнгать җитәкчесе, композитор, бик күп хитлар авторы Риваль Хисмәтуллин кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

Илсөя Бәдретдинова, Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов кебек «касса җырчылары» репертуарында синең җырларың бар. Бүгенге эстраданы ничек бәялисең? Анда ни җитми, әллә барысы да камилме?

– Соңгы елларда техник мөмкинчелекләр артты. Хәзер концертларда экран, бизәлеш тавыш, ут һ.б. Тамашачыларга шундый матур картинка тәкъдим итә алабыз. Кызганыч, техник әйберләрнең җырчыларның җырлавына йогынтысы юк. Хәзер дә җырчыларның бик әйбәт җырлаганнары да бар. Бик җырлый алмаганнары да артты. Һәм алар гел алга ыргыла.

Әгәр миннән «нишләр идең» дип сорасалар, фонограммага җырлауны бетерер идем. Көчле эксперимент булыр иде. Мин җырчылар белән эшлим бит. Җырчыларның ничек җырлаганын да, мөмкинчелекләрен дә беләм. Әгәр мине концертка чакыралар икән, мин килеп утырам. Плюска җырлыйлар икән, кайтып китәм. Миңа нәрсәгә ул ул язма? Мин аны өйдә дә тыңлый алам. Җырла инде җырларга чыккач. Менә биюче бит алай итә алмый, чыгып бии. Музыкант та чыга да уйный.

Җырчылар «тавышның, сәламәтлекнең төрле вакыты була» дип аңлата бит.

– Буладыр кайвакыт. Минем дә бер тапкыр булды, авыр ул. Әмма булдыра алганча тырышырга кирәк. Конкурс түгел бит ул.

Хезмәтең шул – җырла инде...

– Җырлый алмыйсың икән, димәк, синең эшең түгел.

Менә син кешенең җырлый белмәгәнен беләсең. Ә ул сиңа: «Риваль, зинһар җыр язып бир, гонорар да түлим», дип мөрәҗәгать итә. Син яза аласыңмы?

– Аның мөмкинчелекләренә туры китереп яза алам. Аның диапазоны бар бит инде, шул нотадан бу нотага кадәр – сигнализация кебек. Андый җыр да язып була бит.

Андый кеше җырлап тормасын, дип әйтәсең бит. Бәлки, җыр язмасагыз, ул җырлап тормас иде.

– Ул үзе яза башлый. Анысы тагын да куркынычрак. Ә мин аңа ноталарны чиста итеп тезеп бирәм, барыбер озак җырламаячак ул.

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Композитор в новостях




Здоровье в России и мире

Музыка

Вся музыка

Рок

Поп

Рэп

Барды

Джаз

Классика

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.