Добавить новость

«Җырлый алмыйм»: 50 яшьлек Андрей Губин сәхнәдән китә

Intertat.ru
62

«Ночь», «Девушки, как звёзды» җырлары белән танылган җырчы Андрей Губин карьерасын авыру сәбәпле тәмамлау турында игълан итте. Бу хакта «LIFE.ru» басмасы яза. Күптән түгел генә артистка 50 яшь тулды, һәм ул үзе өчен шундый мөһим карар кабул итә. Моның сәбәбе – сул як битендәге прозопалгия авыруы. Әлеге диагнозны аңа берничә ел элек куялар. Авыру сәбәпле, Губинга хәтта үзенең иҗат кичәсендә чыгыш ясаудан да баш тартырга туры килә. Аны оештырырга продюсер Игорь Крутой тәкъдим иткән була.

«Иҗат кичәңне «яңа дулкында» эшлик», – ди миңа Крутой. «Юк, Игорь, мин бик нык авырыйм, җырлый алмыйм, әмма сез кирәк дип саныйсыз икән, эшләрбез», – дидем. Крутой миңа болай диде: «Минемчә, эшләргә кирәк!» – дип сөйли Губин «KP.ru.» басмасына.

Ахыр чиктә, кичә булачак, ә Губин анда тамашачы сыйфатында булачак, дип килешенә. Җырчы сүзләренчә, Россиянең халык артисты Юрий Антонов белән дә нәкъ шундый ук хәл булган.

«Мин залда булырга вәгъдә бирдем, әмма сәхнәгә чыгудан баш тарттым. Җырламаячакмын! Нигә мин иске җырларымны җырлыйм? Минем яңа җырларым искеләреннән яхшырак. Гадәттә, артистлар, әгәр яңа җырлар яхшы булмаса, искеләрен җырлыйлар. Ләкин бу – минем очрак түгел. Бу миңа кызык түгел. «Ночь» җырын инде 2000 тапкыр җырладым, тагын күпме була инде?» – дип гаҗәпләнә Губин.

Әлегә артист аның җырларын кем башкарачагын белми. Җырчыга «Моя Мишель» төркеме ошый. Ә Клава Кока турында сөйләгәндә, ул аның матурлыгына игътибар итте, әмма җырлавының аның кадәр матур булмавын ассызыклады.

Губин 2010 елларда сәхнәдән китә. Аның йөзендә неврологик авыру табылган, хәзерге вакытта ул дәвалап булмый дип санала. Җырчы еш кына баш өянәгенә дә зарлана. Музыкант хәрәкәтләнүнең генә түгел, хәтта суларга да авыр булуын һәм йөрәгенең дә сәер ритмда эшләвен әйтә. Ул тышкы яктан да бик нык үзгәрә һәм көйләр язуны да туктата. Губин сәламәтлеге белән бәйле проблемалар аркасында очрашуларга да йөри алмавын сөйләгән иде.

Новости тенниса




Все новости по теме на сегодня

Андрей Губин в новостях




Музыкальные новости

Поп

Весь поп

Рок

Рэп

Барды

Классика

Музыка

PR

Новости тенниса

Новости тенниса








Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России




Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.