«Елап та алды» - Гүзәл Уразова Филипп Киркоров белән «чәй эчкән»
Гүзәл Уразова җырчы Филипп Киркоров белән «чәй эчкән», аны әнисе пешергән шәңгә белән «сыйлаган». Дөрес, күңелле төш җырчыны тормыш иптәше Илдар уятканчы гына дәвам иткән.
«27 февраль көнне аренада концерт бирдем, ди. Ә без кичә «Экспо»да булдык, дим. Шундый рәхәт кеше икән үзе. Бигрәк тә әни пешергән шәңгәне мактый-мактый ашады. Балачагын искә төшерде, елап та алды. Балачагы авыр булган икән. Без чөгендерне гектарлап утый идек, ди.
Берзаман терсәккә төртә дә, терсәккә төртә. Нишлисең син, дим. Уянып китсәм, Илдар: «Тор, нәрсә чәпелдисең?» – ди. Филипп белән чәй эчә-эчә авыздан селәгәйләр аккан. Уф, бу концерт белән саташтым бугай», – дип шаяртып язган Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә.