Мы в Telegram
Добавить новость

MOÑда – «Прима»: Ишанның дүртенче хатыны һәм свинья с крыльями – андый рольләр дә була

Intertat.ru
32
MOÑда – «Прима»: Ишанның дүртенче хатыны һәм свинья с крыльями – андый рольләр дә була

Шагыйрь Йолдыз Миңнуллина MOÑ театраль мәйданчыгында Казанның, Казанның гына түгел, Татарстанның иң шәп ике актрисасы белән «Прима» документаль спектаклен чыгарды.

Йолдызыбыз берничә ел дәвамында театр белән бик актив мавыга, аерым алганда, ул үзен документаль театр жанрында сыный – кайсында автор, кайсында соавтор, кайсында режиссерларның берсе, кайсында синхрон тәрҗемәче. «Прима» документаль спектакле – аның режиссер буларак беренче эше. Дөрес, үзе тыйнак кына итеп: «Өчәү эшләдек», – ди. Өчәү дигәне – актрисалар Ләйсән Рәхимова һәм Елена Калагановалар.

Шулай итеп, «Прима» документаль спектакле — шагыйрә һәм режиссер Йолдыз Миңнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова һәм Елена Калаганованың уртак проекты.

«Прима» документаль спектакле – театрның сәхнә арты. Балалар спектакле уйнап чыккан ТЮЗ актрисасы һәм биек үкчәле туфлиләр белән биегән Камал театры актрисасы шартлы сәхнә артында язмышларын сөйли. Зарлану түгел, мактану да түгел, аклану да, шатлану да, газаплану да түгел монологларда. 1 сәгать чамасы барган спектакльнең нигезендә актрисаларның хатирәләре, тормышны күзәтүләре, уйланулары, дөньяга булган сораулары ята. Актриса өчен сәхнә һәм тормышның чикләре бармы, әллә барысы да бер булып укмашып беткәнме? Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуы турында, буыннар бәйләнешен чагылдырган истәлекләрне, театр йолаларын, тамашачы белән мөнәсәбәтләрен Ләйсән Рәхимова – татарча, Елена Калаганова рус телендә сөйли.

Белешмә: Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) актрисасы Елена Калаганова театраль гаиләдә туып үскән – Татарстанда билгеле артистлар Нина һәм Александр (1947-2001) Калагановларның кызы. Улы Иван Тюрин да театр дөньясына кереп бара икән – Санкт-Петербургта белем ала.

Белешмә: Ләйсән Рәхимова театраль гаиләдә тумаса да, театр белән бәйле гаиләдә туган – әтисе Нәүфәл Салих улы Рәхимов 1973-1988 елларда Мех берләшмәсенең генераль директоры булган, татар театры белән дус яшәгән, контрамаркалар белән премьераларга йөргән, ди. Ире – Татарстанның атказанган артисты, тәрҗемәче, сценарист Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Кызы Ләйлә Мөхәммәтгалиева – ут куючы рәссам.

Бераз читкә китеп: билгеле актрисалар булса да, тамашачы тарафыннан яратылсалар да, үз театрларында Ләйсән дә, Елена да – күп рольләр белән иркәләнгән актрисалар түгел. Икесе дә Татарстанның атказанган артистлары гына. Ачып карадым: Камал театры сайтында Ләйсән турында «Ул – сөй­кем­ле, сә­ләт­ле, җырлау осталыгы булган ар­тист­ка. Сәхнәдә тор­мыш­чан, эмо­ци­о­наль» дип язылган, аның «Алтын битлек» номинанты булуы күрсәтелмәгән икән. Югыйсә, бу дәрәҗәле премиянең номинантлыгы – артист портфолиосында зур урын ала торган вакыйга. Елена Калаганова турында да артык мәгълүмат юк, дөресрәге, кайда укуы язылган да, өстәмә мәгълүмат итеп, «Участник V Международного театрально-образовательного фестиваля-форума «Науруз». Секция «Актёрское мастерство, практическая режиссура и композиторское искусство» диелгән.

Елена Калаганова төрле проектларда еш күренсә, шул исәптән, MOÑ театраль мәданчыгы проектларында да, Ләйсән – андый активлык күрсәтми торган актриса. Ярый әле, Байбулат Батуллин «Ядәч! Истә!» фильмына чакырганды, тик роле бик кечкенә иде, кызганыч.

Менә шушы ике актрисаны сайлап алган Йолдыз. Тамашачы өчен сәхнә – арты белән әйләнгән кебек, тамашачы алдында – шартлы пәрдә артында сөйләшә алар. Ләйсән биек үкчәле туфлиләрен салып, кроссовкиларын киеп куя да сөйли.

Ләйсән Рәхимова: «Бервакыт режиссерга әйтәм: «Фәрит абый, Мәйсәрәне бирмисез инде», – дим. «Ләйсән, Мәйсәрә бит ул мескен, бичара, ә син шундый «добротный», – ди. Мин ишанның дүртенче хатыны, алга таба өченче хатыны, икенче, беренче хатынын уйный алам. Алда әле күпме постановкалар...»

ТЮЗ актрисасына туфлиләр кирәкми дә. Золушка булмаса, әлбәттә. Ә бүгенне спектакльдә Золушка-Дюймовочкалар турында сүз бармый. Характерлы актрисалар биредә.

Елена Калаганова: «А что я могу подарить следующему поколению? Но разве что крылья, в которых я свинью играла. Я такая свинья, в первом акте свинья, во втором, бац, ангел. Тоже, конечно, свинья, но с крыльями. Я характерная... Вот у меня коза характерная...»

Актрисаларның сәхнә тормышларына гаилә тормышы да кушылып китә, ана булулары да. Ләйсән Рәхимова белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның өйләнешү тарихы – үзе бер театр, театр ук булмаса да, театр өчен шәп эпизод.

Ак челтәр-пәрдәләр – актрисалар өчен төрелгән бала да, күлмәк тә... Барысы да гади дә, артыгы соралмый да. Бу актрисаларның һәрберсе бөтен кирәк-ярагы белән бергә үзе бер театр – үзләре декорация, үзләре музыка, харизмалары сәхнә утын да алыштыра алалардыр әле. Аларга карап, дөньяңны онытып, театр дөньясына чумасың.

Талантлы артист – милләткә Ходайның бер бүләгедер. Режиссерлар шушы бүләкне әрәм яткырмасын, шомартып, ялтыратып безгә – тамашачыга тапшырсын иде. Режиссерлар җитешмәгәнне шагыйрьләр башкара, Аллага шөкер!

Йолдыз Миңнуллинаның «Прима» документаль спектакльне чыгару командасында композитор, музыкант Ислам Вәлиев та, ут куючы рәссам Ләйлә Мөхәммәтгалиева да бар иде. Ләйлә – Ләйсәннең кызы. «Кызым ут куйса, 80дә дә 18 яшьлекне уйный алам», – диде Ләйсән спектакль финалында. Иң талантлы актриса да, барыбер, беренче чиратта ана шул инде…

Фестиваль «Владимир Спиваков приглашает...» пройдет в Омске в 12-й раз

Владимир Брилёв: «Концерт, посвященный Великой Победе, стал доброй традицией для творческого объединения «Хрустальное соZVездие».

В Мурманске пройдет очный отбор в юношеский симфонический оркестр Юрия Башмета

Волочкова спасала платье и чуть не утонула на Мальдивах

Новости тенниса


Андрей Рублёв

Рублев не отстал от «Реала»! Как русская звезда тенниса покорила Мадрид



Все новости по теме на сегодня

Прима в новостях



Джиган планирует торговать пивом

«Классика Победы» в колледже Коркино: памяти поэтов-фронтовиков Юлии Друниной и Булата Окуджавы

И только мы, плечом к плечу, врастаем в землю тут… Работники ОАО «Гомельтранснефть Дружба» и АО «Транснефть – Дружба» посвятили фронтовикам песню Булата Окуджавы

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл совещание по поддержке нововведений в систему питания школьников


Музыкальные новости

Музыка

Вся музыка

Рок

Поп

Рэп

Барды

Джаз

Классика

PR

Новости тенниса

Новости тенниса


ATP

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP





Светлана Сурганова выступит на фестивале «Окна Открой»!

«Смотрю в зеркало и говорю: ну красивый!»: Филипп Киркоров отметит день рождения в «Шоу Воли» на ТНТ

В Мурманске пройдет очный отбор в юношеский симфонический оркестр Юрия Башмета

«Классика Победы» в колледже Коркино: памяти поэтов-фронтовиков Юлии Друниной и Булата Окуджавы



Poisk-Music.ru — тематический дочерний проект популярных новостных сайтов Life24.pro и BigPot.news о музыке, музыкантах, певцах, композиторах (слухи, сплетни, разговоры и дискуссии о музыке, культуре, жанрах, VIP-скандалы — в новостях и статьях). Тайны светской жизни звёзд — в кадре и за кадром шоу-бизнеса сегодня и сейчас. Новости о музыке, и не только...

Опубликовать свою новость по теме в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь


Rss.plus


Новости России


VIP

Travel-эксперт Тариел Гажиенко: на длинные выходные — по киношным местам



Все города России от А до Я

Moscow.media

Шоу-биз — сегодня и сейчас (ежесекундное обновление новостей) от более чем 20 000 независимых тематических источников информации онлайн! Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ, а ещё больше новостей — здесь.



Новости России







Музыкальные новости