«Бәхет күз яшьләре»: Фәридә-Алсу дуэтының шатлыгы бар
94
Татар эстрадасында 30 елга якын тарихы булган Фәридә-Алсу дуэтының Казанда концерты булып узды. Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина Татарстанның атказанган артистлары иде.
Хәзер Алсу белән Фәридә икесе дә Татарстанның халык артистлары булды. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә аларның дуслары Эльвира Шакирова хәбәр итә. «Бәхет күз яшьләре», дип яза ул дуслары өчен куанып.
Гүзәл ханымнар дуэтын дәрәҗәле исем алулары белән котлыйбыз!